Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелеккә җавап бирде: ул яңа президент срогына барачак

Бүген Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә” республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты. Активистлар Татарстан Президентына сентябрь аенда узачак сайлауда Президент вазифасына кандидат сыйфатында тәкъдим ителү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов үзенә карата күрсәтелгән ышаныч өчен очрашуда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, яңа срокка тәкъдим ителү турында карарга килүен раслады.
Очрашу Химиклар Мәдәният йортында урнашкан Социаль ярдәм штабында узды. Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка “Ярдәм янәшә” хәрәкәте кысаларында тормышка ашырылып килүче эш-гамәлләре турында сөйләде.
“Я – ДоброТворец” социаль-иҗади хәрәкәт җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина өлкәннәрнең күңелен күрү максатында #музпривет иҗади акциясе үткәрелүе турында сөйләп үтте. Ул “Ярдәм янәшә” хәрәкәтендә катнашучыларның һәммәсе исеменнән Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына тәкъдим ителүен сорады. “Сез һәрвакыт җәмәгать башлангычларына һәм тулаем җәмгыятькә карата ачык фикерле булуыгызны күрсәтеп киләсез. Мин уртак фикерне белдереп, Сездән республикада бу кыйммәтләрне саклавыгызны һәм Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим ителүегезне сорыйм”, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов активистларга үзенә карата күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына тәкъдим ителергә ниятләвен белдерде. “Ярдәм янәшә” хәрәкәте активистларына рәхмәтем чиксез зур, сезне бит беркем мәҗбүриләми – сез барысын да чын күңелдән эшлисез. Россия Президенты Владимир Путин республикада башкарылган эшләргә югары бәя бирде. Минем генә хезмәтем түгел – бик күп кешеләрнең хезмәте бу. Шул исәптән безгә кадәр эшләп, алга таба үсеш өчен нык нигез салучыларның хезмәте. Ышанычыгыз өчен рәхмәт! Мин теләсә кайсы кыенлыкларны узарга әзер”, – диде Татарстан Президенты.


Exit mobile version