Site icon Ватаным Татарстан

Балалар бакчасына абонент түләве кимиячәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, икътисади кризис чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә сабыйларны йөрткән өчен ата-ана түләвен яңадан карау турында карар кабул иткән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
Сабый балалар бакчасына йөрмәгән вакыт өчен ата-ана түләвенең даими өлеше (абонент түләве) 3-4 тапкыр кимиячәк, шулай ук төркемнәрнең күпчелегендә түләүнең гомуми күләме дә арзанаячак. Әлеге социаль ярдәм чаралары республика тупланма бюджетыннан һәр ел саен өстәмә рәвештә 2шәр миллиард сум чамасы акча бүлеп бирүне таләп итәчәк. Хәзерге вакытта балалар бакчаларының барлык төрләре өчен түләү моделен булдыру эше төгәлләнеп килә. “Балалар бакчасына түләүне инде 12 майдан яңача формалаштыру өчен барлык исәп-хисапларны тиз генә вакыт эчендә башкарып чыгарга кирәк”, – дип белдерде Алексей Песошин.


Exit mobile version