Site icon Ватаным Татарстан

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән

Казанда җиңел машина юлдан чыгып китеп, баганага бәрелгән. Йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә 21.00 сәгать тирәсендә Җиңү проспектында «Лада» белән идарә итүче 22 яшьлек егет иминлек тизлеген сайламаган, юлдан чыгып китеп, баганага килеп бәрелгән.

Җиңел машина каты бәрелү сәбәпле, машина икегә бөкләнгән диярлек, йөртүче салонда кысылып калган.

Машина йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр.

 


Exit mobile version