Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирус башлангач Татарстанда яшәүчеләрнең хезмәт хакы кимегән

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда яшәүчеләрнең эш хакы кимегән.

Бу хакта «HeadHunter Поволжье» ресурсы матбугат хезмәте хәбәр итә. Оешма үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респуб­ликада халыкның яртысыннан артыграгының хезмәт хакы үзгәрешсез калган. Сорашып-белешүдә катнашучыларның нибары 3 проценты гына эш хакын күбрәк ала башлауларын белдергән. Бигрәк тә сатулар, күңел ачу өлкәләре вәкилләренең, администраторлар һәм топ-менеджерларның акчасы кимегән. «HeadHunter Поволжье» матбугат хезмәте җитәкчесе әйтүенчә, тулаем Россия буенча респондентларның 45 проценты эш хакы артуын, 44 проценты әлегә аның үзгәрешсез калуын күрсәткән, әмма һәр өч респондентның берсе инде якын киләчәктә үк кереме кимер дип шикләнә.


Exit mobile version