Site icon Ватаным Татарстан

Коронавирус йоктырган ике яшьлек кыз башка авырудан үлеп киткән

Мәскәүдә коронавирус йогышы белән бәйле яңа авыру аркасында ике яшьлек Мария Паршикова вафат булган. Кыз хастаханәдә үлгән, дип хәбәр итә «Новости»РИА.

Ике яшьлек Мәскәү кызы реанимациягә озатыла, анда ул биш көн дәвалана һәм вафат була. Башта табиблар кызда Кавасаки синдромы дигән карарга килгән. Тик анализлар күрсәткәнчә, Кавасакига охшаган синдром гына — аны организмда коронавирус авыруы тудырган. Нәкъ менә ул кызның эчке органнары таркалуга китергән дә.

 


Exit mobile version