Site icon Ватаным Татарстан

Киләсе атнада татарстанлыларны түләүле ял көне көтә

Киләсе атнада Җиңү йөреше үткәрелүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Президенты указы нигезендә, быел 24 июнь хезмәт хакын түләнә һәм эшләми торган көн дип игълан ителде. 23 июньдә эш сәгатьләре кыскартылмый.


Exit mobile version