Site icon Ватаным Татарстан

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участогы белән таныштырды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең ничегрәк оештырылачагын күрсәтте. Казан шәһәре 179нчы гимназиясе бинасында урнашкан №255 участок сайлау комиссиясендә тавыш бирүне оештыру өчен күреләчәк иминлек чаралары белән таныштыру булды.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтүенчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе “Роспотребнадзор”ның Россия Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә раслаган тавыш бирүне оештыру кагыйдәләрен бик төгәл үтәячәк. “Тавыш бирүдә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүдә бернинди дә вак-төяк була алмый. Иң элек участокка керү һәм чыгу урыннарында аяк киеме табанын дезинфекцияләү өчен келәмчекләр урнаштырылачак”, – дип аңлатты журналистларга Андрей Кондратьев.

Бинага кергәнче, волонтерлар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең тән температурасын үлчәде. Өстәлдә – кулларны дезинфекцияләү өчен антисептиклар, пирчәткә һәм битлекләр.

– Идәндәге тамгаларга игътибар итегез, – дип мөрәҗәгать итте барган шәпкә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Үзәк сайлау комисиясе Рәисе. – Барлык участокларда кайсы юнәлештә барырга кирәклеген аңлатучы уклар, чикләү сызыклары булдырылган. Тавыш бирүче кеше ишектән керүгә үк кая таба барасы икәнен аңлап алырга тиеш. Кешеләрнең бер-берсенә сорау биреп, үзара аралашуын булдырмас өчен кирәк бу.

Тавыш бирү зонасына кергәнче, идәнгә өстәмә буй-буй сызыклар: 1,5-2 метр ераклыкта горизонталь сызыклар ясап куелган. Тавыш бирергә килүчеләр шуларга карап үзара ераклыкны сакларга тиеш.

– Шуннан соң тавыш бирергә килгән кеше сайлау комиссиясе әгъзасы өстәле янына барып, паспортын ачып күрсәтә, әмма аның кулына тапшырмый. Битлеген төшереп, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасына йөзен күрсәтеп ала. Журналда тиешенчә язып куелганнан соң имзасын сала. Бу вакытта комиссия әгъзасы урыныннан торып, тавыш бирүчедән читкәрәк тайпыла, – дип аңлатты Андрей Кондратьев.

Аннары инде тавыш бирүче бюллетень ала да яшерен тавыш бирү бүлмәсенә юнәлә. Мәҗбүри шартларның берсе – бүлмәләрдә алгы пәрдә булмаска тиеш.

Андрей Кондратьев видеокүзәтүне оештыру мәсьәләсенә аерым тукталып үтте. Территориаль сайлау комиссияләренең барлык бүлмәләре (республика участок сайлау комиссияләреннән беркетмәләр шунда агыла) видеокамералар белән тәэмин ителәчәк.

– Барлык участокларда күзәтүчеләр эшләячәген онытырга ярамый. Шул ук вакытта аларның күпчелеге фото һәм видеога төшерү буенча техник чараларга ия булачак. Ачыкланган һәр тәртип бозу очрагы буенча тикшерү үткәреләчәк. Тавыш бирүдә катнашучыларның һәммәсе: комиссияләр әгъзалары, күзәтүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре – барысы да битлекләр һәм пирчәткәләр белән тәэмин ителәчәк. Без күпме индивидуаль саклану чарасы кирәк буласын исәпләп чыгардык һәм аларны тиешле санда юнәтүгә ирештек. Индивидуаль саклану чаралары белән барлык сайлау комиссияләрен дә тулысынча тәэмин иттек, – дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе.


Exit mobile version