Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанлыларны дүрт көнлек эш атнасы көтә

Июньдә Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадка бәйле рәвештә дүрт көнлек эш атнасы көтә.

24 июнь эш көне булмаган көн дип игълан ителде, әмма ул көн өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Шул ук вакытта 23 июньдә эш көне кыскартылмый, дип ачыклык керттеләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Татарстанда яшәүчеләр гаскәрләр һәм техника парадын «ТНВ Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы яки интернетта карый алачак.

 


Exit mobile version