Site icon Ватаным Татарстан

Чаллы күлендә фаҗига булган

Чаллы янында күлне йөзеп чыгарга теләп, батып үлгән балыкчыны эзлиләр. Бу турыда һәлакәт урыннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-ат туганнарына кунакка кайткан. Ир-ат Зичәбаш һәм Дүртмунча авыллары арасындагы күлгә балык тотарга киткән. Сулыкның бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгарга уйлаган һәм баткан.

Һәлакәт урынында 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды водолазлары эшли. Ир-атны эзләү эшләре дәвам итә.

 


Exit mobile version