Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан үзизоляция режимыннан чыгуның икенче этабына күчте

Татарстан Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын «йомшарту»ның икенче этабына күчә. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Без куллланучылар хокуклары өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка күчүне килештердек», — диде ул. Хәзерге вакытта Министрлар кабинеты тарафыннан чикләүләрне өлешчә бетерү турындагы мәсьәлә тикшерелә. Икенче этапта җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак, аерым керү урыны белән 800 кв. метрдан да кимрәк мәйданлы сәүдә объектлары ачылачак. Хәзер рәсми карарның кабул ителүен көтәләр, 24 июньнән соң җавап билгеле булачак.


Exit mobile version