Site icon Ватаным Татарстан

Иртәгә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

26 июньдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнен уздырачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Коронавирус инфекциясенә бәйле санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, чараны читтән торып Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең «кайнар элемтә» телефоннары буенча үткәрү планлаштырыла.

Гражданнар өчен телефон номеры: 8 (960)-080-90-50.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен телефон номеры: 8 (960)-040-40-70.

Сораулар алда күрсәтелгән номерлар буенча 9:00-16:30 сәгатьләрдә кабул ителә.

 


Exit mobile version