Site icon Ватаным Татарстан

Ирек тойдык, чир китмәде: коронавирустан дәваланучылар һәм табиблар ниләр кичергән?

Татарстан үзизоляция режимыннан әкренләп чыга дип шатлансак та, күренми торган дошманның әле дә безнең белән булуын онытып бетермәсәк иде. Урамга чыгу, битлексез йөрергә рөхсәт итү – бу әле коронавирусны җиңдек, авыручылар да бетте дигән сүз түгел. «ВТ» кабат шул хакта искәртеп, белгеч киңәшләрен, авыруны үз башыннан кичерүчеләрнең тарихларын җыйды.

COVID-19 белән дә бәби табалар

Казаннан Ксения Сафронова бу көннәрдә әти-әниләренә ешрак бара башлаган. Әмма ишек төбенә кадәр генә килеп җитә дә, күчтәнәчләрен калдырып, кире китә. Сәбәбе шул инде: газизләре коронавирус йоктырган.

Май аенда Оксана Хәйретдинова коронавирус диагнозы белән хастаханәгә эләгә. Авырлы була. Игезәкләр! Сабыйлары 12 майда дөньяга килә. «Ике улымны, тапкач та, 2 метр ераклыктан гына күрә алдым, аларны 10 көнгә алып киттеләр. Минем тулысынча дәваланып бетүемне көттеләр», − ди Оксана.

Сырхау чагын, авыру билгеләрен искә төшереп, Оксана менә ниләр сөйләде:

Азнакайдан Рузилә Шәрәфетдинованың шушы көннәрдә 63 яшьлек кодагые әлеге зәхмәттән мәңгелеккә күзләрен йомган. «Улым һәм киленем Мәскәүдә яши. Икесе дә эшкә йөрде, Мәскәүдә өйдә утырып кына акчасыз яшәве кыен. Башта килен чирләде, аннан улым. Әле дә «больничный»да ул. Чир йоктырып, бишенче көнгә бу зәхмәттән кодагыем үлеп китте… Чир бар һәм ул бик куркыныч», – дип сөйләде Рузилә ханым.

«Нишләп сине укыттым икән?»

Әлеге зәхмәтне йоктырып, үлүчеләр арасында, кызганыч, ак халатлы шәфкать ияләребез дә бар. Пандемия башланганнан бирле дөнья буенча вафат булган медиклар саны да күптән берничә меңнән артты инде. Россия медиклары ясаган «Список памяти» дигән сайтта күренгәнчә, безнең илдә генә дә коронавирустан үлгән медицина вәкилләренең саны 500гә җиткән. Һәм әлеге исемлек көн саен тулылана…

«Коронавирус мине үзгәртте», – ди Казанның Вахитов районы 7 нче сырхауханәсендә эшләүче «ашыгыч ярдәм» фельдшеры Гөлнар Габдрахманова. Аңа нибары – 22 яшь.

Барлык чакыртуларга да махсус киенеп чыгып китәләр. «Үзебезне дә, сырхауларны да шул рәвешле саклыйбыз. Чумага каршы костюмнан йөрү, бигрәк тә хәзер, әлбәттә, җиңел түгел. Парникта кебек. Кызу. Суга баткан кебек, тирләп-пешеп кайткан көннәребез артканнан-арта бара. Әмма костюмсыз да булмый, ул – безнең саклаучыбыз, дустыбыз», – ди Гөлнар.

Билгеле, сырхауларның коронавируслылары да эләгә. Авыруның җиңел яисә уртача дәрәҗәдәгесен кичерүчеләр өйдә дәвалана бит. Андыйлар медицина күзәтүе астына алына.

«Тылсымлы дару юк»

Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, социаль дистанция саклау, битлек-пирчәткә кию. Моны инде хәзер һәркем, төнлә уятып сорасалар да, белергә тиеш. Вирус чигенергә ашыкмый. Моны табиблар да искәртә. Шуңа да саклануны иң элек үзеңнән башларга кирәк.

Әмма кысалардан чыкмаска иде. Күпләр, иммунитетны күтәрергә теләп, ипи ашаган күк, антибиотик куллана башлады. Янәсе, организм төрле вирусларга каршы торучанлыгын арттырачак, коронавируска да бирешмәячәк. Болай кайгырып, ашказаны, бавыр турында онытып җибәрәбез бугай.

Табиб-терапевт, кардиолог Айгөл Билалова фикеренчә, безнең халык даруга табынып яшәргә ияләшкән. Хәзер инде аның урынына ниндидер башка киңәшләр бирсәң дә, кеше аларны эшләмәскә мең дә бер сәбәп табарга әзер. «Кешегә һәрвакыт тиз кирәк. Дару эчәм дә, тереләм, дигән фикер яши. Алай гына булмый. Тылсымлы дару юк», − дип искәртә табиб. Организм ул –катлаулы система. Аны бер мизгел эчендә генә ныгытып булмый. Бу − көндәлек хезмәт. Нәрсә ашавың, күпме хәрәкәт итүең, стресска бирешүчәнлегең, нинди эмоцияләр кичерүең – барысы да әһәмиятле. Иммунитетны ныгыту өчен дару ашарга түгел, үзеңне кулга алу кирәк. Шәхсән үзе дә табиб буларак, дәва эзләп килгән кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк дару язып бирү яклы түгел икән.

– Минем сәламәтлек кагыйдәсе гади: проблема бар икән, очына чыгарлык булса, аны хәл итәбез; юк икән – аның өчен борчылмыйбыз; һәр тискәре нәрсәнең яхшы ягын эзлибез; ашавыбызны тәртипкә салабыз, хәрәкәтләнәбез. Интервал белән ач тору дигән ысулны кулланырга мөмкин. Бу кагыйдәләрне үтәү даруханәдән дару ташыганга караганда күпкә отышлырак, − ди Айгөл Билалова.

 

БЕЛГЕЧЛӘР СҮЗЕ

Бөекбританиянең Милли сәламәтлек саклау хезмәте белгечләре сүзләренчә, коронавирустан терелгән кешеләрнең гомерлеккә кала торган билгеләре бар. Аларның тикшерүләре буенча, COVID-19 кичергәннәр хроник арыганлык, психологик тайпылыш һәм үпкә эшчәнлеге бозылудан зарланырга мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, коронавирустан соң баш миенә дә зыян килүе ихтимал, бу исә Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын арттырачак.

Чулпан Гарифуллина

 

 

Коронавирус дөньякүләм танылган кешеләргә дә йокты.

Менә аларның кайберләре: Михаил Мишустин (Россия Премьер-министры), Дмитрий Песков (Владимир Путинның матбугат сәркатибе), Татьяна Навка (аның хатыны), Том Хэнкс (танылган актер), Надежда Бабкина (җырчы), Анатолий Трушкин (сатирик, коронавирустан үлде), Эмин Агаларов (җырчы), Елена Воробей (актриса), Павел Погребняк (футболчы), Стас Михайлов (җырчы), Борис Корчевников («Россия-1» телеканалы алып баручысы), Борис Акунин (язучы), Лев Лещенко (җырчы), Пласидо Доминго (опера җырчысы), Ольга Куриленко (актриса), Идрис Эльба (актер), Борис Джонсон (Бөекбритания Премьер-министры), Эрвин Нгапет (волейболчы).

Фото: pixabay.com


Exit mobile version