Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда кинотеатрлар 15 июльдә ачылмаячак

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә аңлатуларынча, Татарстанда кинозаллар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачыла. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Өченче этапка ирешкәч тә, ачачакбыз. 15 июль — юк әле», — дип аңлатты ул.

Элегрәк РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россиядә кинотеатрларның 15 июльдән эшли башлаячагын әйткән иде.

Премьераларны барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп: социаль дистанцияне саклап, тамашачылар һәм персоналның перчаткалары һәм битлекләре булган очракта карап булачак.

 


Exit mobile version