Site icon Ватаным Татарстан

Балтачның этләре дә баянга кушылып җырлый белә

Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләре бүген билгеләп үтелә торган халыкара эт көне уңаеннан инстаграмдагы сәхифәләренә кызыклы, үзенчәлекле видео урнаштырган. Анда мәдәният йорты директоры Николай баян тарта, эте тырыша- тырыша көй суза. Комментарийларга караганда, әлеге видео күпләрнең күңеленә хуш килгән. Аларга кушылып, «Җырчыларның этләре дә җырчы»,- дими, ни дисең…

Сез дә карагыз әле.

 

Видео Дорга мәдәният йорты инстаграм битеннән алынды


Exit mobile version