Site icon Ватаным Татарстан

Яман шеш белән иң күп авыручыларның кайда яшәүләре мәгълүм

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкология авырулары барыннан да киңрәк таралган төбәкләрне атаган. Баксаң, 2019 елда Архангельск өлкәсе рактан интегүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан икән. Бу хакта, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, RT хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматларына караганда, төбәктә 100 мең кешегә яман шештән авыруның 566,2 очрагы туры килү ачыкланган. Икенче урында – Брянск өлкәсе (556,2). Аннан соң – Сахалин өлкәсе (550,2), Мордовия (548,6) һәм Пенза өлкәсе (548,1).
Онкология очраклары күп булган төбәкләр исәбенә шулай ук Орел өлкәсе (546,9), Ярославль өлкәсе (543,4), Курск өлкәсе (537,7), Иваново өлкәсе (534,2), Севастополь (532) кергән.


Exit mobile version