Site icon Ватаным Татарстан

Кама елгасында фаҗига: ир-ат гаиләсен коткарганда батып үлгән

Менделеевск районының Икское Устье авылыннан ерак түгел Кама елгасында 33 яшьлек ир-ат хатыны һәм биш яшьлек кызын коткарганда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 4 июль кичендә кискен маневр аркасында ярдан 300 м ераклыкта көймә әйләнгән һәм 7 кеше суда калган, шул исәптән 5 яшьлек бала.

Көймәдә узып баручы шаһит кычкырган тавышларны ишеткән, кешеләрне судан алып, ярга алыпчыккан. Әмма ир-ат, хатынын һәм кызын су өстендә өстә тотып, беренчел версия буенча ярдәм көткән вакытта, бик күп су йоткан. Яр буенда шаһитлар аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караганнар, ләкин уңышсыз.


Exit mobile version