Site icon Ватаным Татарстан

Айдар Фәйзрахмановның гаиләсенә кайгы килгән

Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә озакка сузылган каты авырудан вафат булган. Аңа көз көне 60 яшь туласы булган. Мәрхүмәне бүген, 11 июльдә, Арча районы Урта Бирәзә авылында җирлиләр. Айдар абыйга һәм аның гаиләсенә сабырлык телибез. Халисә апаның урыны оҗмахта булсын!


Exit mobile version