Бу яшел тәмләткечнең шифалы үзлекләре бихисап. Киптереп, туңдыргычка куеп саклау белән генә чикләнмим дисәгез, файдасын башкача күрергә мөмкин. Мәсәлән, аннан чәй ясарга була. Мондый чәй организмны чистарта. Ул болайрак ясала: 2 аш кашыгы укроп орлыгын вакларга, кайнаган су салып, төнәтергә. Бит тиресе суласын өчен, укроп суы белән юыналар.