Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов су объектларындагы вәзгыять буенча контрольне көчәйтергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов су объектларында куркынычсызлык таләпләре үтәлүен тикшереп торуны көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов суда кешеләр үлеме очракларының артуына бәйле рәвештә борчылуын белдерде.

«Суда һәлак булучылар саны бик борчый. Жара, бернинди контроль юк. Кешеләр тынычлана”, — диде Президент.

ТР гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, узган атнада республикада сулыкларда 14 кеше үлгән. Фаҗигале вакыйгалар эсселектән кешеләрнең су объектына таба омтылулары белән бәйле. Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән тыюлар да аларны туктатмый.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хакимият органнарының бурычы тыюларда гына түгел, ә ял итү өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыруда.

«Кешеләр ял итәчәк», — дип йомгаклады Президент һәм муниципалитетлар җитәкчеләренә татарстанлыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны уздырырга кушты.


Exit mobile version