Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляцияне озайттылар

Татарстан хакимияте 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри изоляцияне тагын 2 атнага – 26 июльгә кадәр озайту турында карар кабул итте.

Тиешле чикләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 12 июлендәге 576 номерлы карары белән билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республиканың яшь кешеләре өчен чикләүләр 12 июльгә кадәр гамәлдә булган иде.


Exit mobile version