Site icon Ватаным Татарстан

Яңа төр субсидия түләнә башлый

Республиканың 11 меңнән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре дезинфекцияләү чаралары алыр өчен субсидиягә дәгъва кыла ала. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Яңа төр ярдәм чарасы 15 июльдән гамәлгә керәчәк. Субсидия 2020 елда бер тапкыр бирелә дип планлаштырыла. Ул коронавирус таралуга каршы санитар-эпидемиологик күрсәтмәләрне үтәү максатыннан тотылган чыгымнарның бер өлешен каплар дип уйлыйлар. Әлеге ярдәмгә хезмәткәрләре һәм килгән кунаклар озак вакыт һәм якыннан аралаша торган урта һәм кече эшмәкәрлек оешмалары өметләнә ала.


Exit mobile version