Site icon Ватаным Татарстан

Тотылган машина сатып алганда ничек алданмаска?

Юрганны аягыңа карап сузар чак. Илдәге күп кенә «тимер ат» ияләре әнә шундый шигарь белән яши башлаган. Autonews.ru порталыннан алынган рәсми саннарга буенча, соңгы арада Россиядә тимер атын күпкә арзанлы, тотылган машинага алмаштырырга җыенучылар саны 1,5 тапкыр арткан. Белгечләр көз башына икенчел базарда тотылган машиналар күләме бермә-бер артачак дип фаразлый. Сәбәбен коронавирус аркасында халыкның керемнәре кимү белән бәйләп аңлаталар. Тотылган машина сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Ничек алданмаска? Андагы киңәшләрне укучыларыбызга файдага булыр дип ышанабыз.

Нинди машина кирәк? Сез алачак машина нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Аны күбрәк нинди максатта кулланырга җыенасыз? Кулда күпме акчагыз бар? Машина алмаштырырга җыенган кеше иң элек әнә шушы сорауларга җавап бирергә тиеш. Шәһәр эчендә генә йөрер өчен – хэтчбек, шәһәрдән читтә, ерак юлларда йөргән кешегә – седан, «тимер аты»нда зур күләмле әйберләр йөртүчегә универсал тибындагы машинага өстенлек бирергә киңәш ителә. «Механика»мы, «автомат»мы? Автомат машиналар идарә итү өчен күпкә җиңелрәк саналса да, механик «тимер ат»ның өстенлекләре күбрәк. Ул очсызрак та, ягулыкны да азрак «ашый». Тотылган машина сатып алырга җыенган кешегә кулдагы акчаның 10 процентын ремонтка калдырырга киңәш ителә. Андый «тимер ат»ның май, фильтр, колодка алыштыру кебек вак-төяк чыгымнары кесәгә сугарга мөмкин.

Кемнән алырга? Бүген икенчел базарда машина сатучыларның өч төре очрый.

Шәхси затлар. Алардан машина сатып алырга җыенган кешегә «тимер ат»ның техник торышын биш бармагы кебек белүдән тыш, оста психолог та булырга туры киләчәк. Сез сораулар биреп төпченгәндә сатучы үзен ничек тота? Бар дөресен әйтеп бетерәме? Боларның барысын да үзегезгә чамаларга туры киләчәк. Алыпсатарлар кулына, нигездә, билгеле бер сәбәпләр аркасында рәсми дилерлар кабул итүдән баш тарткан машина эләгә. Шуңа күрә алар тәкъдим иткән машиналар арасында юл һәлакәтенә эләккәннән соң торгызылган, спидометр күрсәткечләре киметелгән, залогта булган автомобильләр күбрәк очрый. Алыпсатарның бик оста психолог булуы сатып алучының алдану ихтималын бермә-бер арттыра. Рәсми дилерларның трейд-ин мәйданчыклары тотылган машина сатып алу өчен иң яхшы, ышанычлы урын санала. Аларның төп максаты – исемнәренә тап төшермәү. Шуңа күрә биредә юридик, техник яктан яхшылап тикшерелгән машиналар гына тәкъдим итәләр. Ләкин бу трейд-ин мәйданчыкта бернинди хилафлыгы булмаган тотылган машиналар гына  сатыла дигән сүз түгел. Алар арасында да төрлесе бар. Әмма рәсми дилер бу җитешсезлекләр турында алдан кисәтәчәк.

Тарихы нинди? Машинаны кемнән сатып алачагыгызны тәгаенләп, күңелегезгә хуш килгән «тимер ат»ны сайлагач, иң элек аның тарихын тикшерегез. Машинаның теркәлү (СТС), транспорт чарасының паспорт (ПТС), индентификация (VIN) номерлары буена машинаның үткәнен өйдән чыкмыйча да тикшереп була. Моны ЮХИДИ идарәсенең рәсми сайтында, махсус онлайн сервисларда эшләп була. Документлары тәртиптә булмаган машина урланган, арест салынган яки банкта залогта булырга мөмкин. Әйтик, сатучы чагыштырмача яңа машинага транспорт чарасы паспортының күчермәсен генә тәкъдим итсә, шикләнергә җирлек бар. Әлеге «тимер ат» кредитка алынган булып, ПТСның төп нөсхәсе банкта сакланырга мөмкин. Куркынычсызлык каешында күрсәтелгән елга да игътибар итегез. Ул транспорт чарасы паспортында күрсәтелгән ел белән чагышамы? Шикле машиналарда каештагы андый язу кисеп алынган була.

Машина кузовы ни хәлдә? Кайчак андагы кимчелекләрне сукыр күз белән дә танып була. Янчелгән, кителгән, күгәргән, төсе аерылып торган урыннар әллә кайдан күзгә ташлана. Машинадагы яшерен кимчелекләрне исә махсус прибордан (толщиномер) башка гына ачыклавы кыен. Шулай да тырышып карарга була. Кузовтагы детальләр, тоташтыручы болтлар

арасындагы ялганган урыннарга игътибар итегез. Ул бераз ярылган, кәкрәйгән булса, машинаның бәрелгән булуы яки аңа сыйфатсыз ремонт ясалуы  ихтимал. Бер тапкыр да сүтелмәгән болтта сыдырылган, кителгән эзләр булмый. Моннан тыш машинаның ишекләре, бензин багы капкачы, багажник – барысы да җиңел ачылып ябылырга тиеш. Машина кузовын тикшергәндә, бамперга сугып карарга да онытмагыз. Ят тавыш ишетелсә, анда сынган, «ямалган» урыннар бар дигән сүз.

Двигатель ничек эшли? Сез алачак машинаның капот асты коры булырга тиеш. Мотор бүлеге ялтырап торыр дәрәҗәгә җиткәнче чистартылган булса, шикләнергә җирлек бар. Сатып алучының биредәге май агызган урыннарны яшерергә тырышкан булуы ихтимал. Двигательнең өзек-өзек эшләве, ят тавышлар, күксел яки кара төтен чыгаруы – тагын бер кат уйлану, йә булмаса машинаның бәясен төшерү өчен бер сәбәп. Сез алырга җыенган машинаның двигателен махсус белгечкә тикшертсәгез, бигрәк тә яхшы булачак.

Машина ничек йөри? Яшерен-батырын түгел, безнең юлларда машинаны «шалтыратмый» гына йөртү мөмкин түгел. «Тимер ат»ның рычаг, амортизатор өлешләре, гадәттә, иң беренчеләрдән булып сафтан чыга. Тотылган машинадагы бу детальләрнең ни рәвешле эшләвен тикшерү өчен машинада йөреп карагыз. Моның өчен мөмкин кадәр начар хәлдәге юлны сайлагыз. Аннан узганда машинада шалтыраган, калтыраган тавышлар ишетелмәскә тиеш.

Салонда тәртипме? Тыштан ялтырап, эчтән калтыраган «тимер ат» сатып алмас өчен аның салонына да игътибар итәргә кирәк. Биредәге пластмасс өслекләрдә кыршылган, ярылган урыннар булу сатучы файдасына түгел. Педаль һәм рульдәге кыршылган эзләр машинаның күптәннән файдаланылуы турында сөйли. Утыргычлары тузган булса, әлеге «тимер ат»ның такси булып хезмәт иткәнлеге бик мөмкин. Андый машинаның кыска вакыт эчендә ни дәрәҗәдә тузганын чамалавы кыен түгел. Нинди хәлдә булуын, тәрәзә чистарткыч, кондиционерның төзек эшләвен дә

тикшерегез. Алар ватык булса, сатучыдан бәя төшерүен сорый аласыз. Кайберәүләр машинасын шундый кыйммәт бәягә сатуын анда кыйммәтле музыка җиһазлары тору белән аңлата. Чынлыкта исә бу машина бәясен арттыру өчен берничек нигез була алмый. Сатучы сезнең белән килешмәсә, аннан, машина бәясен төшереп, бу өстәмә җиһазларны үзенә алып калуын сорагыз.

Бәяне ничек килештерергә? Тотылган машина бер кимчелексез була алмый. Кулдан машина сатып алган кешегә бары тик игътибарлырак булып, җитешсезлекләрен күрергә генә өйрәнергә кирәк. Бу машинаның үз бәясенә торырлыкмы-юкмы икәнлеген чамаларга ярдәм итәчәк, алданырга да ирек бирмәячәк. Аның бәясен килешкәндә дә җайлы булачак. Сатып алгач машинага өстәмә ремонт таләп ителү, тышкы (бәрелгән, сынган, буялган урыннар булу, тәрәзә чистарткычлар эшләмәү һ.б.) һәм эчке (салонның пычрак, таушалган булу һ.б.) кимчелекләр – болар бар да машина бәясен төшертергә мөмкинлек бирә. Хәтта машинаның запас ачкычлары булмаган өчен дә бәя төшерүне сорый аласыз.

Машина алгач, ни эшләргә? Кулдан машина алган кешегә шундук тынычланырга ярамый. Иң беренче эш итеп «тимер ат»ның мотор маен, антифриз, тормоз сыеклыгын, һава фильтрларын, ГРМ каешын алмаштырырга, тәгәрмәчләргә балансировка ясарга онытмагыз.

Тикшереп кара!

Тотылган машинаның буялганмы-юкмы икәнлеген кул астындагы чаралар ярдәмендә дә җиңел генә ачыклап була. Моның өчен яулыкка төрелгән магнитны машина капотының берничә өлешенә куеп, шудырып карарга кирәк. Магнит ябышмаган урын табылса, ул урын бәрелгәннән соң буялган дигән сүз.

 

Илнур ВӘЛИӘХМӘТОВ, юрист:

Тотылган машина сатып алганда сату-алу килешүенең дөрес төзелүе дә мөһим. Анда барлык килешенгән шартлар, машина бәясе төгәл күрсәтелгән булырга тиеш. Килешүне өзгән очракта сез сыйфатсыз машинага тоткан акчагызны кире кайтара алырлык булсын. Килешүдә сатучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, теркәлү урыны, машина маркасы, документлардагы барлык номерлар да дөрес күрсәтелсен. Аны кат-кат тикшерегез. Акча түләгәч, сатучыдан килешенгән сумманы тулысынча түләвегез турында расписка алырга да онытмагыз.


Exit mobile version