Site icon Ватаным Татарстан

Эссе көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразладылар

КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, Татарстанда июль ахырында һава торышы җылы булачак.  

«Айның соңгы декадасында температура фоны климатик нормадан түбән булмаячак. Атна дәвамында температура төшү фаразланса да, моннан соң тагын җылы булачак», – ди Юрий Переведенцев.

Ул шулай ук республикага кабаттан эссе һава торышы килү ихтималын да кире какмый. Салкын фронт узу сәбәпле, давыллар булу ихтималы да бар.


Exit mobile version