Site icon Ватаным Татарстан

Марат Кәбиров: «Мин үземне песиләр алласы кебек тоям»

Әни мине  бик интегеп тапкан. Хәле авыр булгач, Актаныштан Казанга җибәргәннәр. Мин кило ярымлык кына нәрсә булып дөньяга килгәнмен. Алай ук та түгел әле – кило да дүрт йөз илле грамм. Ябык кына озынчарак бер нәрсә булганмын. Еламаганмын да, елмаймаганмын да.

Исән калырыма да ышанучылар сирәк булган. Бары тик Тукай урамындагы бала табу йортының баш врачы гына: «Балаң Тукай урамында туды. Шагыйрь булыр әле», – дип әнине юаткан. Бары тик Байсардагы күрәзәче генә: «Балаң дөньяны яулаячак», – дип әнине куркыткан. (Әни бу сүздән чынлап курыккан. Дөньяны яулау ул дәвердә әз генә башкачарак яңгырагандыр инде. Гитлер шикеллерәк.  Һәрхәлдә, ул мине хәрби училищега җибәрмәде…) Ә болай… Авылдагыларның берсе дә минем исән калырыма ышанмаган. Әнине кызганганнар. Алар шулай әҗәл көтеп йөргәндә, мин урынымда тырмашып ятканмын-ятканмын да тернәкләнеп киткәнмен…

Аңа карап мин шушыларны искә төшердем. Апрель иде. Мин авылга кайттым. Кайткач, нәрсәләр эшлисе бар, дип  йорт-кураны урап чыгасың бит инде. Ындырга чыктым. Без тыкрык буенда. Киртәләре тузган, быелдан да калдырмыйча эшләргә кирәк. Тик баш очында бөтерелеп йөргән каргалар уйларымны хуҗалык эшеннән аерды. Болар ник шулай кыланалар икән дип алар төшкән урынга бардым. Бер песи баласы ята. Нәзек кенә, озынча. Гел үземнең бәбәй чагым кебек тоелды. Үзәк өзәрлек тавыш белән чиный-чиный, хәлсез генә хәрәкәтләр белән ышыкланырлык урын эзли. Үзе генә булмагандыр инде. Туганнарын каргалар алгандыр. Шуңа алар котырынып очалардыр. Кемдер тыкрык буендагы безнең бакчага ташлап киткән. Мин берара күзәтеп тордым. Үзебезнең дә песи балалаган. Бу җан иясе миңа кирәк түгел иде. Тик мин аны үземә ошаттым. Минем дә үлемемне көткәннәр бит. Моның да үлеме – баш очында гына. Аны шул килеш каргалар хөкеменә калдырырга йөрәгем җитмәде, күлмәк итәгенә салып ихатага алып кайттым.

Сөт тә эчә белми бу. Чиный гына белә. Үләр инде. Хет болай үлсен. Каргалар ботарламасын. Күмәрмен. Шулай дип уйлап утырганда үзебезнең песи килеп чыкты. Чит песиләр мондый балаларны ашый икән дип ишеткән бар иде. Шуңа аны куарга маташып карадым. Ә ул китми, теге песи баласына ымсына. Ипләп кенә якын китердем. Песи бу баланы яларга тотынды. Ялый икән, димәк, үз баласы кебек күрә. Бераздан җилкәсеннән күтәреп алып китте. Мин бу могҗизага сокланып алар артыннан карап калдым…

…Бер мәлне абзарда җәнҗал купты. Ачы тавыш белән песи кычкыра. Аңа башка песиләрнең усал ажгыруы өстәлә. Ни булды икән дип барсам, безнең песине күрше песиләре уратып алган. Безнекенең түш астында – теге песи баласы. Күршенекеләр, безнең песине албыратып, баласын тартып алырга маташа. Бу бирергә теләмичә, җан өзгеч авазлар чыгарып кычкыра. Мондый тавышларны элек тә ишеткән бар иде, тик нигәдер игътибар ителмәгән. Тавышы газаплы, үзәк өзгеч. Үз көченә генә ышанмый, ярдәмгә чакыра инде. Ходайга ялварган кебек… Мин тегеләрне куып җибәрдем. Шуннан сәндерәдә песигә оя әзерләп бирдем. Нык шәп итеп. Үземнең элекке концерт костюмнарын түшәп. Яраттылар. Шунда яталар. Мин үземне песиләр алласы кебек тоям.

Бер мәлне безнең песи теге баланы дөньяга алып чыкты. Үскән инде, матурланган. Тик күзләре генә күренми. Песинеке ничек аталадыр, кешедә бу чир конъюнктивит диелә. Күзен сары эрен баскан. Могҗизалар белән исән калган шушы җан иясен дәваларга тотындым. Ветеринар дуслар белән киңәшләшеп, әлбәттә. Хәтта район үзәгенә алып барып укол да кадатып кайттым. Күзләре ачылды. Ә алар шундый матур икән, ялкынланып янып торалар. Дөньяны да, мине дә яратып карыйлар. Мин үземне алла итеп тоям. Песиләр алласы итеп.

Хәзер инде аңа әнисе дә бик игътибар итми. Үзаллы тормышка чыкты. Үзаллы тормышы – минем тирәдә. Хәтта мин язып утырганда да я теземә, я җилкәмә менеп утыра. Мин сөенәм. Балалар үсте, хатын олыгайды – җилкәдә утырырлык кеше калмады. Ә песигә мөмкин… Ул гел минем белән йөри. Иңемдә йөри. Мин аның шулай йөрүен яратам. Песи бит инде ирекле. Әллә кайларда йөри  дә мине күрү белән йөгереп килә. Һәм үз урынына сикереп менә. Иркәләнә. Мин иркәлим. Үземне песи алласы итеп тоям.

Алла булу шундый рәхәт икән. Гел әйбәтлек кенә эшләп торам. Тәрбиялим, карыйм, барысын эшлим. Һәм уйланам…

Без Алланы күктән эзлибез дә…

Алла, бәлки, безнең җандадыр ул…

Әйбәтлекләр эшли алган чакта

Барыбыз да бераз Алладыр ул…

Марат Кәбиров

Фото: pixabay.com


Exit mobile version