Site icon Ватаным Татарстан

Машина белән елгага килеп төшкән ике кеше һәлак булган

Башкортостанның Аскын районы Әмир авылы янында елгага машина килеп төшкән.

Шофер һәм аның пассажиры шунда ук һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада Приора» руле артында шул авылда яшәүче 34 яшьлек ир-ат була.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.


Exit mobile version