Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда иртәгә начар һава торышы көтелә

Иртәгә, 27 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава шартларының начараюы бүген кич үк көтелә, ул иртәгә кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Бу вакытта республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр фаразлана, көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, «26 июль кичендә урыны белән көчле яңгыр явуы ихтимал», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.


Exit mobile version