Site icon Ватаным Татарстан

Казан үзәгендәге тарихи бинада янгын чыккан

Әлеге бинаның икенче катынан 2 хатын-кыз коткарылган.

Казан үзәгендә сәүдәгәр Соболевның Керем йортында янгын чыккан. Коротченко урамындагы бина тарихи яктан кыйммәтле шәһәр төзүче объект статусына ия.»10.57 сәгатьтә Коротченко ур., 26 адресы буенча эксплуатацияләнми торган ташландык бинада янгын булуы турында хәбәр килде. Икенче каттан 2 хатын-кыз коткарылды. Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының 36 коткаручысы һәм 14 берәмлек техника биредә янгын сүндерде», — дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.


Exit mobile version