Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанга чит илләрдән кайтучылар өчен үзгәрешләр керттеләр

Татарстанда коронавирус буенча чикләүләрне йомшарту дәвам итә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР Хөкүмәте порталында чыкты.

Документ нигезендә, Татарстанга чит илләрдән халыкара авиарейслар белән килгән гражданнар өчен мәҗбүри ике атналык үзизоляция гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук карар нигезендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен үзизоляция режимы 9 августтан 23 августка кадәр озайтыла. Үзгәрешләр 10 августтан үз көченә керә.


Exit mobile version