Бүген, 9 августта, Белоруссия президентын сайлаулары узды. Әлеге сайлауларда 5 кандидат катнашты. Төп көрәш гамәлдәге президент Александр Лукашенко һәм аның көндәше — Светлана Тихановская арасында барды.
- Беренче нәтиҗәләр:
Минскта тавыш бирү участокларда чиратлар аркасында дәвам итәчәк;
Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Беларусьның биш төбәгендә ябык участокларда Лукашенкода 82,08%, Тихановскаяда — 6,98%, дип белдерде;
Тихановская штабында дәүләт экзитполы процедураларына тулысынча ышанмаска киңәш иттеләр һәм рәсми нәтиҗәләрне көтәргә чакырдылар;
Тихановская тарафдарлары аларның экзитпол мәгълүматлары буенча Тихановскаяда 80% тан артык дип белдерделәр;