Site icon Ватаным Татарстан

Казанда 20 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән

Казанда йорт козырегына егылып төшкән кызны коткарганнар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә төштән соң 112 бердәм номерына Сибгат Хәким урамындагы 31нче йортта бер кызның йорт козырегына егылып төшүе турында хәбәр килгән.

Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре зыян күргән 20 яшьлек кызны, носилкада аска алып төшеп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.


Exit mobile version