Site icon Ватаным Татарстан

Армиядән генә кайткан егет су коенганда һәлак була

Стәрлетамакта Агыйдел ярында батып үлгән 20 яшьлек Владиславны тапканнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Отклик» эзләү-коткару отряды волонтерлары яза.

Егет 7 августта су коенырга барган җирендә бата. Аның туганнары эзләүне үз көчләре белән оештырган. Аларга волонтерлар ярдәм иткән.
Владислав дуслары белән елга буенда ял иткән, су кергән. Ниндидер мизгелдә ярдәм турында кычкырган тавышлар ишетелгән, ләкин соң булган инде. Аның гәүдәсен агым агызып алып киткән. Фаҗиганең сәбәбе көзән җыеру булырга мөмкин..

Билгеле булганча, егет әле күптән түгел генә армиядән кайткан була.

Туганнары әйтүенчә, егет эчмәгән-тартмаган, һәрвакыт ягымлы һәм шат булган.


Exit mobile version