Site icon Ватаным Татарстан

17 яшьлек егет үз әтисен үтергәнче кыйнаган

Башкортостанның Әлшәй районында 17 яшьлек егет әтисен кыйный.


55 яшьлек ирнең гәүдәсен 10 август иртәсендә бер авыл йорты янында табалар. Мәетнең тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр була. Хокук саклаучылар беренче булып ир-атның улын тикшерә башлыйлар. Аны сорау алуга чакыралар, егет шунда үз гаебен таный.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, әтисе белән улы ишегалдында спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта тавыш чыга. Сүз арты сүз китеп алар сугыша башлыйлар, егет кул астына эләккән торба белән әтисен кыйный.

Җинаять эшенең нечкәлекләре ачыклана.


Exit mobile version