28 яшьлек ир сөйгәненә 52 тапкыр пычак кадаган.
20 апрель кичендә ир-ат танышына кунакка үзенең туган көнен бәйрәм итәргә килә. Алар арасында ызгыш чыга һәм гаепләнүче пычак алып хатынның муенына, күкрәгенә кимендә 52 тапкыр пычак белән кадый. Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.
«Җинаять кылганнан соң ул фатирны җыештырган һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Хатынны үлгән килеш тапканын әйткән», — диләр Тикшерү комитетында.
Ирнең аңлатмасы тикшерүчеләрне ышандырмаган. Алар тикшерү үткәргән һәм үтерү көнендә мәрхүмә янына башка беркем дә кермәгәнен ачыклаган. Ахыр чиктә ир үз гаебен таныган.
Шикләнелүче психолог-психиатрия экспертизасы узган, анда психик тайпылыш барлыгы ачыкланган. Җинаять эше материаллары судка җибәрелгән. Ирне мәҗбүри дәвалануга җибәрергә җыеналар.