Site icon Ватаным Татарстан

Томат пастасы РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак:

Помидор, алма, суган, сарымсакны эрерәк итеп турап, кайнатырга куябыз. Шикәр комы, тоз, борыч, дәфнә яфрагы, укроп орлыклары яки сабаклары (башка яшел тәмләткечләр дә ярый) өстибез. 1 сәгать кайнатабыз. Әзер катнашманы, бераз суынгач, вак тишекле иләк аша кашык белән баса-баса чыгарабыз. Шуңа алма серкәсен салып, масса өчтән бер өлешкә кимегәнче сүрән генә утта кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.

Бик җиңел ясала. Тәмле, куе килеп чыга. Төсе дә матур.


Exit mobile version