Site icon Ватаным Татарстан

Әбине өченче кат тәрәзәсеннән ташлаганнар

Омскида 26 һәм 28 яшьлек егетләр 84 яшьлек әбинең йортын талаганнар. Алар башта аны кыйнаганнар, аннары өченче каттан урамга ташлаганнар. Әбинең гәүдәсенә тап булган шаһитләр шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Тик әби табиблар килеп җиткәнче җан биргән.

Җинаятьчеләр кайнар эздән кулга алынган. Аларны подъезд алдындагы видеокамералар ярдәмендә тапканнар. Егетләрнең наркоманнар булуы ачыкланган, аларга 15 елга якын төрмә яный.


Exit mobile version