Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ир кеше 11 яшьлек малайның баш сөяген сындырган

Чаллыда 26 яшьлек ир кешене кулга алганнар. Ул бала сәламәтлегенә зыян салганы өчен җавап тотачагы хакында хәбәр итте Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты.

16 августта ике 11 яшьлек малай ЗЯБ бистәсендә агач ботаклары җыеп шалаш ясарга булганнар. Күпкатлы йорт яныннан үткәндә беренче кат тәрәзәсенә берсенең агач чыбыклары тиеп үткән. Анда яшәүче ирнең моңа ачуы чыккан. Ул урамга чыгып, малайларның берсен муеныннан тотып алган һәм асфальтка этеп еккан. Егылудан баланың баш арты сөяге сынган.

Ир кеше кулга алынган, малай хастаханәгә озатылган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бар.


Exit mobile version