Бүген, 26 августта, Татарстанда эссе һава торышы көтелә, дип хәбәр итте синоптиклар.
Төнлә явым-төшемнәр көтелми, урыны белән томан төшүе ихтимал. Көндез Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр җылы булса, көндезге сәгатьләрдә 23-28 градуска кадәр җылы булачак.