Site icon Ватаным Татарстан

Корт ашап дәваланган Дания Габидуллина: «Ул мине шештән коткарды»

Хәзер кешене берни белән дә гаҗәпләндереп булмый. Хәтта кемнәрнеңдер өйләрендә елан, ә кайберләренең кырмыскалар колониясен асравы да гайре табигый тоелмый. Бәлкем күпләрне тере коңгыз ашап дәваланучы бар, дип язсак та, гаҗәпләндермәс. Ләкин безгә бу хәл гайре табигый тоелды. Шуңа күрә герой белән очрашкач та, белгечләр белән дә сөйләшүне кирәк таптык.

Дания апа Габидуллина – Актаныш районының Чишмәбаш авылында тере коңгызлар ашап дәваланган кеше. Ни өчен ул мондый адымга барган? Бу хакта ул менә ниләр сөйләде:

– Анализларым начар, муенымда тавык йомыркасы кадәр шеш бар иде. Казанга барырга куштылар. Авыру тигәч, табибын да тыңлыйсың, параллель рәвештә халык медицинасын да өйрәнә башлыйсың. Пычак астына кереп ятасы килми бит. Шулай аптырап йөргән вакытларда Чаллыдагы туганым «жук знахарь» дигән бөҗәкләрне алып кайтты. «Тере килеш, кефирга болгатып эчәргә кирәк. Бердән башлыйсың да, көн саен арттыра барып, 45кә җиткерәсең, аннан соң бергә калганчы киметеп барасың», – диде. Шулай эшләдем дә. Беренче атналарында ук тын алулары иркенәеп китте, хәлем яхшырды. Теге шеш тә юкка чыкты, Аллага шөкер. Хәзер коңгызлардан ял иткән көннәрем. Бер ай элек алтмышка җиткереп, аннары беткәнче киметеп туктаган идем.

Сүз уңаеннан, интернетта болай дәвалану популяр. Аны онкология чирләреннән файдалы дип язалар. Бигрәк тә Казахстан, Кыргызстан блогерлары, әлеге коңгызларга багышлап, сәхифәләр алып баралар. Ә Кытайда һәм Япониядә алардан дару ясыйлар һәм традицион медицинада кулланалар. Россиядә дә ул инде чит күренеш түгел. Хәтта А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты галимнәре әлеге кортлар (чернотелка) белән хайваннарда тәҗрибәләр үткәргән һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Ләкин ни өчендер тикшеренүләр дәвамлы булмаган.

Дания апа әйтүенчә, бу бөҗәкләр билгеле бер авыруны гына дәваламый, алар иммунитетны ныгыта һәм организм чир белән үзе көрәшә башлый. Татарстанда тагын кулланучылар бармы, дип тә сорадык. Ул белми  икән. Авылдашлары, Дания апада үзгәрешләрне күргәч, алып-алып караганнар. Кулланучылар, кан басымын җайга сала, хәлне арттыра, дип тә килеп әйткән. Хәзер аның кадәр кызыксыну юк, ди ул.

Без: «Аны ничек эчеп була, тере бит алар», – дигәч, елмаеп: «Кефирда селкенми алар», – дип җавап бирде. Ә инде күрәләтә тере бөҗәкне йота алмаучылар аны ипи йомшагына төрә, кайберәүләр дарулар өчен ясалган буш капсулага салып эчә икән.

Дания ападан хәзер сәламәтлегенең ни хәлдә булуын да сорадык. «Бүген минем бер проблема – гемоглобин түбән, – дип җавап бирде ул безгә. – Кызыксынсагыз, бөҗәкләрне биреп җибәрәм», – дип тә өстәде. Шунда без әлеге бөҗәк белән эш итүнең үзенә күрә фәлсәфәсе барлыгын аңладык. Баксаң, үзеңә ярдәм иткән җан иясен сатып бирергә ярамый икән. Бушлай бирсәң дә, аны кабул итеп алган кешенең исраф итмәячәгенә ышанырга кирәк.

Шулаен шулайдыр, әмма әлеге бөҗәк Татарстанда популяр түгел. Татар бөҗәкне түгел, ачлык елларда гөмбә дә ашамаган, ди үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова:

– Сугыш вакытларында бөҗәкләр ашап исән калган кешеләр тарихта бар бит инде ул. Ләкин бездә бөҗәк ашап дәвалану юк дәрәҗәсендә дисәк тә була. Бөҗәк дигәндә татар кешесе бал кортын гына күз уңында тота. Аның балын, балавызын, подморын (үле бал кортларын) файдалану бар. Подморны сыгынты итеп тә, порошок рәвешендә дә кабул итәләр. Ул бик күп чирләрдән файдалы. Бөҗәкләрдән миңа иң якыны – бал корты. Кырмыска белән дәвалану да ошый. Аның оясына таяк тыга идек тә, кырмыскалар әлеге таякны кислотага буяп бетергәч, шуны суырып йөри идек. Сызлаулардан спиртта төнәтмәсен ясаган бар. Ул да бик файдалы. «Жук знахарь» турында да ишеткәнем бар. Ул аксымнарга бик бай һәм бүлеп чыгарган ферментлары организмга билгеле бер авыруларга каршы торырга ярдәм итә, диләр.

Әлеге коңгызларга табиблар да бик сак карыйлар. Терапевт Зәйтүнә Газизова да, мондый адымга барганда, кат-кат уйланырга киңәш итә:

– Бәлкем, ул бер кешегә булышыр да, ләкин бит икенче кешегә зыян салуы бар. Бу очракта, хәтта табигый дәвалау алымы дип алсак та, ул да төрле кешегә төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Өстәвенә әлеге коңгызлар һәм аның белән дәвалану галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән.

Россельхознадзорның энтофитопатологы Розалия Хәйрова исә бөҗәкләр ашап дәвалануны, гомумән, гамәлгә сыймый торган нәрсә дип атый:

– Дөрес, бу бөҗәкләр аксымга бай һәм алар хитозан дигән матдә белән капланган. Ләкин бөҗәк дәвалый дигән сүзгә мин ышанмыйм. Ахмаклык бу.

Ә менә бакчачы Фарсель Зыятдинов, бөтен бәла – бөҗәкләрне өйрәнмәүдә, дип саный. Аныңча хәтта бал кортлары да җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әле. Бу уңайдан, ул «жук знахарь»ны җибәрүче булса, өйрәнергә әзер булуын җиткерде.

Шунысы да бар: әлеге язманы бөҗәк белән дәваланырга өндәү дип кабул итәргә кирәкми. Без таныштыру максатында яздык.

Гөлинә Гыймадова


Exit mobile version