Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә чираттагы ялларыннан баш тартучылар саны арткан

Сораштыру үткәрелгән россиялеләрнең 46%ы ялдан баш тартуын, 37%ы ял итәчәчәкләр, ә 17%ы әле ял турында төгәл планнары булмавын белдергән. «Мир» түләү системасы аналитиклары тикшерү барышында шушындый нәтиҗәгә килгәннәр.

Коронавирус белән бәйле чикләүләр ял итү белән бәйле планнарны үзгәртүгә сәбәпче булган. Күпчелек кеше кайдадыр ял итәргә баруга шикләнеп карый. Шунлыктан респондентларның 28%ы ялларын бакчада гына уздыруны хуп күргән.

Ял итүчеләрнең 17%ы июльдә, 45%ы августта ял иткән, ә 25%ы сентябрьдә ял итәргә җыена. 26% исә ялларын октябрьдән декабрьгә кадәр үткәрергә җыена.


Exit mobile version