Site icon Ватаным Татарстан

ЮХИДИ хезмәткәрләре елан чаккан малайны коткарган

ЮХИДИ хезмәткәрләренә 7 яшьлек улын елан чаккан ана мөрәҗәгать иткән.

Автоинспекторлар бу хакта дежур бүлекә хәбәр иткәннәр. Малайны әнисе белән махсус тавыш һәм ут сигналларын кабызып, машинада тиз арада хастаханәгә илтеп җиткергәннәр.

Балага тиз арада тиешле ярдәм күрсәтелгән. Малай терелеп чыкканнан соң автоинспекция хезмәткәрләре бүләкләр белән аның хәлен белергә дә килгәннәр.


Exit mobile version