Казанда 16 яшьлек Виктория Егорованы бер ай эзлиләр. Ул өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Тикшерүчеләр кыз җинаять корбаны булырга мөмкин дип фаразлый.
Виканың кайда булуы турында белүчеләр (843) 291-43-08, 291-43-62 яки 89178849479 телефоннары буенча хәбәр итә ала.