Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Президент сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырылды

Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комбинаты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү өчен бастырып чыгарылган бюллетеннәрне тапшырды. Алар 7 сентябрьгә кадәр Татарстан территориаль сайлау комиссияләренә китереп җиткерелергә тиеш.

Бюллетеньнәр тапшыруда Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

– Бүген без республика территориаль сайлау комиссияләренә бюллетеньнәр китерә башлыйбыз. Татарстанда бердәм тавыш бирү көненә 65 территориаль сайлау комиссиясе әзерләнә, – дип сөйләде бюллетеньнәрне тапшыру вакытында Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев. – Тавыш бирү бюллетеньнәре РОСИНКАС һәм “Махсус элемтә баш үзәге” федераль дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре сак астында территориаль сайлау комиссияләренә китереп бирәчәк, шуннан соң  алар участок сайлау комиссияләренә таратылачак.

Татарстан Президентын сайлауда тавыш бирү өчен 2 937 257 бюллетень бастырып чыгарылган. № 28 Түбән Кама сайлау округы буенча Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау өчен 454 100   бюллетень эшләнгән. Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау өчен – 61 139 бюллетень. Бюллетеньнәр саны тиешле сайлау округлары территориясендә теркәлгән сайлаучылар санына карап билгеләнгән.  Барлык бюллетеньнәр 7 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссияләренә китереп җиткерелергә тиеш.

Татарстанда тавыш бирүнең 11-13 сентябрь көннәрендә узачагын искә төшерик. Барлык сайлау комиссияләре  өч көн дәвамында иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшлиячәк.

 


Exit mobile version