Site icon Ватаным Татарстан

КамАЗ ике атналык ялдан соң эшли башлады

Кичә КамАЗ эшчеләре ике атналык корпоратив ялдан соң эшкә керешкән. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел күмәк ял 17 – 30 август көннәренә туры килгән. Еллык ялның икенче яртысы бу. Беренче өлеше 9 – 22 гыйнварда узган.

Компания генераль директоры Сергей Когогин, җәйге ял алдыннан йомгак ясап, автогигантның җиде ай эчендә Россия һәм чит илләргә 18,3  мең йөк машинасы сатуын белдергән иде. Бу – узган елдагы күрсәткечтән 9 процентка зуррак. Быел КамАЗ 35 709 автомобиль җитештерергә тиеш. Шуның 29 меңен – Россиядә сату, 6709ын чит илләргә озату күздә тотыла.


Exit mobile version