Site icon Ватаным Татарстан

Ай, «Газпром», вай, «Газпром»…

 Россиянең газ экспортлаучы бердәнбер монополисты квартал саен утырып еларлык отчет игълан итә хәзер. Кайчандыр Европа илләренә шартлар куйган, бик үк дус булмаган аерым илләрне икеләтә тунаган «Газпром» газ сата алмый, сатса, түбән бәядән генә. «Газ коралы» дигән сүз якындагы тарих чүплегендә күмелеп калды. «Без газ сатмасак, утын ягарсызмыни?» дип немецлардан көлеп әйткән сүзләр яңгырамый инде.

Дүшәмбе көнне торба газы сатучы компания икенче квартал отчетын игълан итте. Европага газ сату 16 процентка кимегән һәм 46,6 миллиард кубометрга калган. Элекке СССР илләре дә безнең газга кызыкмый башлаган. Алар белән сәүдә 19 процент югалткан һәм 5,6 миллиард кубометрны гына тәшкил иткән. Гаҗәбе шунда: Россиянең эчке базары да 4 процент ягулыктан баш тарткан. Төбәкләр бары тик 40,4 миллиард кубометр гына газ яккан.

Россиянең эчке базары – «Газпром» бәя күтәрә алган бердәнбер базар булып калган. Икенче кварталда «зәңгәр ягулык» хакы 2 процентка күтәрелеп, мең кубометрга 4111,1 сумга җиткән. Европада исә бәя ике тапкыр түбәнәеп, мең кубометрга 110,1 долларга калган. Элекке совет республикаларына сату бәясе 8 процентка төшеп, 136,8 доллар тәшкил иткән. Гомуми акча кереме 35 процентка кимегән һәм 1,163 триллион сум булган.

Монополия 149,1 миллиард сумлык чиста табыш турында саннар игълан иткән. Тик бу –»кәгазьдәге табыш» кына икән. Квартал башында сумның долларга курсы 78 сум булса, ахырында 71 сумга төшкән. Компания долларлы әҗәтләрен түләү өчен сумнарның азрак кирәк булуын «табыш» дип исәпләгән.

Банк хисабына кергән акча белән компаниянең чыгымнары арасындагы аерма кискен арткан. Банк хисабына 170 миллиард сум чиста акча җыеп, капиталь төзелешкә 301 миллиард сум, ягъни 1,8 тапкыр күбрәк тотарга башлары эшләгән газпромлыларның. «Зәңгәр ягулык» хуҗасы 1 көнгә 3,5 миллиард сум акча «яндырган». Бер сәгатькә күчергәч, югалткан акча күләме 146 миллион сумны күрсәткән. «Газпром» аерманы электән җыелган «акча мендәре»н файдалану һәм әҗәткә акча җыю аша каплаган. Икенче кварталда гомуми әҗәткә 165 миллиард сум өстәлгән һәм бурычның күләме 4,442 триллион сумга җиткән.

Беренче яртыеллыкта «Газпром»ның чын табышы 45,4 миллиард сум гына калган. Бер ел элек табыш күләме 878,6 миллиард сум булган. Хәер, бу саннар төрле чыганакларда төрлечә. Төрекләрнең дәүләт радиосы, мәсәлән, Россия чыганакларына таянып, беренче яртыеллыкта «Газпром» табышы 25 тапкыр кимеде, дип шаулый һәм 32,9 миллиард сумлык табыш турында хәбәр итә. Тик кайсы гына чыганакка ышансак та, табышның кискен кимүен күрәбез. Дөрес, табыш кимү, әҗәтләр арту фонында дәүләт компаниясе үзенең топ-менеджерларына премия түләүне ике тапкыр арттырган.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: teknoblog.ru


Exit mobile version