Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда трассадан очкан егетнең мәетен икенче көнне иртән генә тапканнар

Чирмешән районында трассадан очып юл читенә төшкән машина йөртүченең мәетен икенче көнне генә тапканнар.

Яңа Чишмә районыннан Чирмешәнгә таба килүче 22 яшьлек егет зур тизлектә каршы яктагы кырга очкан һәм берничә тапкыр әйләнгән.

Машина юлдан 65 метр тирәсе ераклыкта табылган. Һәлакәт төнлә булганлыктан аны беркем дә күрмәгән.


Exit mobile version