Site icon Ватаным Татарстан

Гөлсирин Абдуллина Ваһапов фондында калырмы?

Быел Гөлсирин Абдуллина һәм аның продюссеры Рифат Фәттахов арасындагы 7 еллык хезмәттәшлек тәмамланды.

Аларның алга таба бергә эшләү-эшләмәве җырчының үзеннән торды — Рифат Әхмәтович Гөлсирингә хезмәттәшлекне дәвам итү тәкъдимен инде күптән ясаган иде.

Ул Ваһапов фондында Рифат Фәттахов белән эшләвен дәвам итәчәк.

— Гөлсирин белән эшләгән җиде елның иң зур нәтиҗәсе — Гөлсирин Абдуллина дигән җырчыны татар тамашачысы белә, үзен таный башлады, — диде бу хакта Рифат Фәттахов.

Озайту вакытына килгәндә, продюссер моның әлегә мөһим булмавын ассызыклады:

-Контрактны озайтуны инде рәсмиләштердек. Ә вакытына килгәндә, бүген бу мөһим түгел — киләчәк күрсәтер. Ышанычы өчен Гөлсирингә рәхмәтемне белдерәм!


Exit mobile version