Site icon Ватаным Татарстан

Районнарда экологиягә бәйле вазгыять сизелерлек яхшырган

Татарстанның 28 районында санитария-гигиена һәм экологиягә бәйле вазгыять сизелерлек яхшырган. Бу хакта матбугат конференциясендә экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте.

«Республика торак пунктларында канализация системаларын яңарту программасы 12 чистарту корылмасын, 27 насос станциясен һәм 40 чакрымнан артыграк озынлыктагы канализация челтәрен капиталь төзекләндерү мөмкинлеге бирде. Шуның нәтиҗәсендә 28 районда экологик вазгыять яхшырды», – диде министр. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада 181 чистарту корылмасы эшли. Шуның 21е – халыкка, 45е – предприятиеләргә, ә 115е – бер үк вакытта халыкка да, предприятиеләргә дә хезмәт күрсәтә.

Сүз уңаеннан, 2014 елдан  бирле Татарстанда канализация системаларын яңарту программасы тормышка ашырыла. Аңа 1 миллиард 200 миллион сумнан артыграк акча тотылган, шул исәптән быел – 167 миллион сум.


Exit mobile version