Site icon Ватаным Татарстан

Театр артисты Фазыл Насыйбуллин вафат булган

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фазыл Насыйбуллин 43 яшендә фаҗигале төстә вафат булган.

Аның үлеме турында курсташы, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов инстаграмда хәбәр итте.

– Дустым, курсташым,талантлы артист, Фазыл Насыйбулин арабыздан китеп барды. Урының җәннәттә булсын, дустым», — дгән ул.

Мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.


Exit mobile version