Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан Президентының вазыйфасына керешү тантанасы көне билгеле булды

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазыйфасына керешү тантанасы җомга – 18 сентябрьгә билгеләнгән. Республика Дәүләт Советы сайтындагы чаралар календаренда әнә шундый мәгълүмат пәйда булды.

Инаугурация тантанасы 10.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында башлана. Тантананы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барачак.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13нче утырышы да 18 сентябрьгә билгеләнгән. Утырыш 14.00 сәгатьтә башлана.

 

 


Exit mobile version