Site icon Ватаным Татарстан

Фитнес үзәк бассейнында 26 яшьлек театр артисты батып үлгән

Ир кеше бассейнга чумган һәм кисәк кенә су астына китә башлаган. Аны тренер судан алып чыккан, тик соң булган.

Мәскәү фитнес-клубларының берсендә 26 яшьлек актер Ринат Кафиятуллин батып үлгән. Ул тренажерларда шөгыльләнгәннән соң, бассейнга чумган һәм су төбенә китә башлаган.

Фитнес клубтагы кешеләр аның аңын җуйганын күреп кычкыра башлаганнар, актер артыннан тренер суга сикергән, тик коткарып кына кала алмаган. Актер табиблар килгәнче җан биргән.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Ринат Вячеслав Спесицев исемендәге яшьләр театрында эшләгән,,рус классиклары әсәрләрендә төп рольләрне башкарган.


Exit mobile version